- су
- 1. Ике водород һәм бер кислород атомнарыннан торган кушылма (H2O) ; иссез, төссез (бик аз гына зәңгәрсу) , гадәти шартларда сыек матдә; 0 градуста туңа һәм 100 градуста парга әйләнә 2. Төп өлеше су матдәсеннән торган күп төрле сыекчаларның гадиләштерелгән атамасы (мәс. каен суы, җимеш суы, сары су, минераль су һ. б.) ; СУ АНАСЫ (КЫЗЫ, ПӘРИЕ) – Сулыкларда яши дип уйланылган әкияти зат; СУ ЧИКЛӘВЕГЕ – Күлләрдә үсә торган берьеллык үлән үсемлек; рус. Водяной орех, Чилим
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.